ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил Сәмигуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә диплом тапшырды

11 июнь 2019, 13:36 , Фото: dumrt.ru

Камил Сәмигуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә диплом тапшырды Татарстан мөфтие, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры фәтвалар чыгарырга ашыкмаска чакырды, бу эшкә сак һәм җаваплы карау кирәклеген әйтте.

(Казан, 11 июнь, "Татар-инфом"). Бүген Татарстан мөфтие, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге дини белем бирү йортының көндезге бүлеген тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсендә катнашты һәм шәкертләргә дипломнар тапшырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камил хәзрәт булачак имам-хатыйбларга, дин нигезләре мөгаллим-мөгаллимәләренә нәсыйхәт сүзләрен ирештерде. Ул белемнәрне тормышта файдалануның әһәмиятен җимеш агачы белән чагыштырды: “Әгәр алмагач алма бирмәсә, аннан файда юк, без аны кисеп ташлыйбыз. Алган гыйлем дә файда китерергә тиеш”. Алга таба мөфти чыгарылыш курс шәкертләрен белем алуны дәвам итәргә өндәде.

Камил хәзрәт фәтвалар чыгарырга ашыкмаска чакырды, бу эшкә сак һәм җаваплы карау кирәклеген ассызыклап үтте.

Мөфти хәзрәт диплом алган егетләрнең, кызларның киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнергә җыенуы белән дә кызыксынды. Кемдер җирле мәдрәсәдә мөгаллим булачагы, кемдер белем алуны югары уку йортында дәвам итәчәге, иҗазәт алырга ниятләве хакында әйтте.

Камил хәзрәт үз чиратында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең чыгарылыш курс шәкертләренә эш табарга ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп үтте. Алга таба тантана дипломнар тапшыру белән дәвам итте. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан бүген 11 шәкерт диплом алды, диелә бу хәбәрдә.

  • “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – Татарстан Республикасында иң борынгы мәдрәсәләрнең берсе. Аның тарихы атаклы мәгърифәтче Галимҗан Баруди исеме белән тыгыз бәйләнгән. Мәдрәсә советлар чорыннан соң үз эшчәнлеген 1993 елдан дәвам итә. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә 1080 кеше белем ала һәм аны ел саен уртача ике йөзгә якын кеше тәмамлый. Шәкертләрнең күбесе кичке бүлеккә туры килә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10