ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда кабат яшенле яңгырлар көтелә

11 июнь 2019, 16:20 , Фото: архив

Татарстанда кабат яшенле яңгырлар көтелә
 Республика территориясендә температура төшәчәк.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген кич һәм иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә кабат урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак. Моннан тыш, кайбер урыннарда бүген кич боз булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Яшен яшьнәгәндә төньяк-көнбатыштан искән җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип белдерә республика синоптиклары.

Чәршәмбе көнне, сишәмбе белән чагыштырганда, төбәктә температура кими. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +21дән +26 градуска кадәр була.

«Татар-информ»га элек К(И)ФУ профессоры Юрий Переведенцев бу атнада салкынайтачагы турында сөйләгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10