ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чистайда яңа сквер төзергә җыеналар

12 июнь 2019, 01:00 , Фото: chistopol-rt.ru/news/jemgiyat/chistayda-yaa-skver-barlykka-kilchk

Чистайда яңа сквер төзергә җыеналар Якын арада лекторий белән актив ял итү зонасы проекты әзерләнәчәк.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Гүзәл Гомәрова). Чистайда яңа сквер барлыкка киләчәк. Аны муниципалитет акчасына төзү күздә тотыла. Район басмасы шул хакта хәбәр итә. 
 
Чистай муниципаль район башлыгы Дмитрий Ивановка "Вектор" радиокомпаниясе микрорайонында яшәүче Светлана Долгова микрорайон территориясендәге бушлыкны төзекләндерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу мәсьәлә буенча күчмә киңәшмә оештырылды. 
 
Дмитрий Иванов шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе,  Чистай шәһәре  муниципаль берәмлеге урынбасары, 5 нче номерлы ТОС җитәкчесе һәм Светлана Долгова белән берлектә автовокзал янындагы бушлыкның киләчәк язмышы турында фикер алышты. 
 
Дмитрий Иванов күрсәтмәсе буенча якын арада лекторий белән актив ял итү зонасы проекты әзерләнәчәк. 
 
Моннан тыш, "Вектор" радиокомпаниясе  микрорайонында спорт мәйданчыгы төзелеше 2020 елга республика программасына да кертеләчәк. Футбол кырын төзү өчен иганәчеләр җәлеп ителәчәк.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10