ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешәндә яшәүче фермер Латыйповлар апрельдән бирле бакча җиләге җыя

12 июнь 2019, 02:00 , Фото: nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/chirmeshnd-fermerlar-latyypovlar-bakcha-ilgen-kptn-lgertknnr

Чирмешәндә яшәүче фермер Латыйповлар апрельдән бирле бакча җиләге җыя Быел алар теплицаларыннан 1 тоннага якын уңыш алырга өлгергәннәр.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә яшәүче фермер Латыйповлар бакча җиләген күптән өлгерткән. Зилә Латыйпованың крестьян-фермер хуҗалыгында  Италиядән алынган сортлы җиләк кенә үстерәләр, барысы биш төрле. Бу хакта җирле басма яза.
 
"Быел беренче  уңышны апрель азагында ук  татып  карадык, - ди Альберт Латыйпов. – Җиләкләребез октябрьгә кадәр пешәчәк".
 
Җиләк теплицалары унберәү үк, тулаем 1 гектардан  күбрәк мәйдан били. Каркаслар өстенә пленка капланган. Дөрес, былтыргы пленкалары, кар күплектән, көчле җил  аркасында байтак урында ертылып беткән. Шуңа күрә түбәне башка ысул белән томалау турында уйланалар.
 
"Узган елда көненә 700әр килограмм виктория җиләге җыйдык, - ди бирегә Әккәрәйдән кадәр килеп эшләүче Виктория  Ефимова. – Сезонда иренеп тормыйбыз, хакын вакытында алабыз".
 
Дистәләрчә метр озынлыктагы теплицага суны елгадан кудыралар, ул җиләкләр  төбенә  атнага ике тапкыр  тамчылап килә икән. Кирәккәндә, җирне минераль ашлама белән тукландыралар.
 
Латыйповлар  быел  1 тоннага  якын  җиләк җыеп та өлгергән. Уңыш яхшы, җиләкләре тәмле аларның. Кирпеч заводында фермерларга бар да килешкән.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10