ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Баулылар Россия беренчелегендә катнашкан

12 июнь 2019, 19:00 , Фото: bavly-tat.ru

Баулылар Россия беренчелегендә катнашкан Киләсе ярышлар июнь азагына билгеләнгән.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Баулы-информ", Кадрия Гыймазова). Алты баулылы Татарстан җыелма командасы составында Россия укучыларының IX спартакиадасында һәм җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашкан. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Баулы җиңел атлетчылары ике көмеш һәм өч бронза медаль яулаган. Оксана Сидорова, Омар Ахметшин 3000 метрлы дистанциядә көмеш призерлар булганнар.  Эдгар Захаров һәм Инсаф Хәмитов – финал йөгерешендә 800 метрлы дистанциядә, Омар Әхмәтшин 2000 метрлы дистанциядә бронза медальләргә ирешкәннәр.
 
Безнең җиңел атлетчылары, укучылар спартакиадасында призлы урын алып, Россия беренчелегендә катнашу өчен Татарстан җыелма командасы составына кертелгәннәр. Беренчелек 21-23 июньдә Саранскида һәм 28-30 июньдә Чиләбедә узачак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10