ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

МЧС Татарстан халкына көчле җил вакытында сак булырга киңәш итә

12 июнь 2019, 14:42 , Фото: архив/Михаил Захаров

МЧС Татарстан халкына көчле җил вакытында сак булырга киңәш итә Бүген кич һәм иртәгә көндез республикада көчле җил булачак.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча республикада һава торышы начарлана. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бүген кич, төнлә һәм иртәгә көндез Татарстанда төньяктан, төньяк-көнбатыштан исүче көчле җил булачак. Җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк”, - диелә хәбәрдә.

Һава шартлары начарланганда, урамда булганда электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан һәм витриналардан ераграк булырга киңәш ителә.

Йорт кәрнизләре, реклама такталары, черегән агачлар янында торырга ярамый. Көчле җил вакытында имгәнмәс өчен подъезда яки подвалда яшеренеп торырга кирәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10