ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Хиҗаб кигән спортчы 5500 метр араны йөзеп Гиннесның рекордлар китабына кергән

12 июнь 2019, 16:48

Спортчы рекордлар китабына икенче тапкыр эләккән.

(Казан, 12 июнь, "Татар-иинформ"). Иран йөзүчесе Эльхам Садат Асгари, бәйләнгән куллар белән 5500 метр йөзеп, Гиннесның рекордлар китабына кергән. Бу хакта Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

Мөслимә куйган рекордны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә теркәгәннәр. Гиннес таныклыгын тапшыру тантанасы Тәһранда узган.

Спортчы рекордлар китабына икенче тапкыр эләккән. 2017 елда Асгари бәйләнгән куллар белән 4200 метр араны йөзеп шундый ук рекорд куйган булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10