ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Бөгелмә районының авыл мәдәният учреждениеләрен акчалата бүләкләячәкләр

13 июнь 2019, 05:00 , Фото: bugulma-tat.ru

Бөгелмә районының авыл мәдәният учреждениеләрен акчалата бүләкләячәкләр Бүләкләр китапханәчеләргә дә биреләчәк.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре өчен акчалата бүләк алуга уздырылган конкурска йомгак ясады. Җиңүчеләр арасыда бөгелмәлеләр дә бар. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Чираттагы тапкыр Бөгелмә муниципаль районының авыл мәдәният учреждениеләре конкурста җиңүчеләр арасына керде.
 
Җиңүчеләр исемлегендә  "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең Наратлы авыл мәдәният йорты да бар.  Подгорный авыл китапханәсе исә иң яхшы учреждениеләр матди-техник базаны яхшыртуга юнәлдерелгән 100 мең сум күләмендә грант алачак.
 
"ТР Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре" номинациясендә җиңүчеләр дип Кече Бөгелмә авыл мәдәният йорты мөдире Марина Рыжакова, Андреевка клубы мөдире Наталья Игнатьева, Зеленая Роща китапханәчесе Ирина Ишкова, Көнчыгыш авылы китапханәчесе Әминә Богданова табылды. 
 
Конкурста лаеклы җиңү Бөгелмә муниципаль районы мәдәният учреждениеләрендә үз эшенә чиксез бирелгән, тырышлыклары белән туган ягыбызның мәдәни һәм рухи мирасы саклана торган искиткеч белгечләр эшләвен раслый.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10