ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

"Татар-информ"да Бөтенроссия һәм халыкара көрәш ярышлары турында сөйләшәчәкләр

13 июнь 2019, 10:55

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Бүген, 13 июньдә, 13:00 сәгатьтә "Татар-информ"да Бөтенроссия һәм халыкара көрәш ярышларына багышланган матбугат конференциясе узачак. 

Чарада Россия Көрәш федерациясенең президиум әгъзасы, Көрәш буенча 20 артык фәнни һәм методик хезмәт авторы, Татарстанның атказанган тренеры, Россия спорт мастеры Марат Әхмәдиев, Россия Көрәш федерациясенең спорт директоры, 2013 елда Казанда узган Универсиада чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Илнар Галиев, Россия Көрәш федерациясенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Рөстәм Хәсәншин катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10