ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Мерседес» автомобиле, койманы ватып, трамвай юлында баганага бәрелгән

13 июнь 2019, 11:39 , Фото: соцсети

Казанда «Мерседес» автомобиле, койманы ватып, трамвай юлында баганага бәрелгән Юл һәлакәте кичә кич Зур Крыловка урамында булган.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда «Мерседес» машинасы, тимер койманы ватып, трамвай юлында баганага бәрелгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар шул хактагы видеороликны интернетка урнаштырган.

Юл һәлакәте кичә кич Зур Крыловка урамында булган. Видеодан күренгәнчә, «Мерседес» автомобиле, тимер койманы ватып, трамвай юлына килеп кергән һәм баганага бәрелеп туктап калган.

Авария нәтиҗәсендә машинага җитди зыян килгән. Машина йөртүченең язмышы әлегә билгеле түгел. Юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр язуынча, шофер исән калган һәм аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10