ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ленария Мөслим татар конгрессы җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарачак

13 июнь 2019, 10:39 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Ленария Мөслим татар конгрессы җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарачак Тәбрис Яруллин бу вазифадан үз теләге белән китте.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең яшьләр оешмалары белән эшләү буенча урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Ленария Мөслим билгеләнде. Бу хәбәрне бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы активы белән очрашуда ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткерде.

Бу вазифаны моңа кадәр Тәбрис Яруллин башкарды. Моннан тыш, ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының сайланган рәисе булып тора. 11 июнь көнне Тәбрис Яруллин бу вазифалардан үз теләге белән китүен белдерде.

Моңа кадәр Ленария Мөслим Бөтендөнья татар яшьләре форумы аппаратында баш сәркатип вазифасын башкарды.  

  • Ленария Мөслим 1994 елгы, тумышы белән Уфа шәһәреннән. КФУның татар филологиясе бүлеген тәмамлаган. Бөтендөнья татар яшьләре форумында 2014 бирле эшли, шул ук вакытта ТР Дәүләт советы каршындагы Яшьләр палатасы җаваплы сәркатибе булып тора. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендә проект семинарлары модераторы. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10