ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда ике хоккей тартмачыгы һәм бассейн төзеләчәк

13 июнь 2019, 12:25 , Фото: chelny-izvest.ru

Чаллыда ике хоккей тартмачыгы һәм бассейн төзеләчәк Объектларны быел төзи башлаячаклар.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Чаллының 52нче комплексында һәм Мәләкәс аръягы микрорайонында ике хоккей тартмачыгы сафка басачак. Объектларны быел төзи башлаячаклар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Мәләкәс аръягында боз сараен узган елда ачылган яңа мәктәп янында төзиячәкләр. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, әлеге боз сарае зур булмаячак - ул якынча 300 тамашачыны сыйдырыр дип көтелә. Аны күбесенчә күнегүләр үткәрү өчен файдаланачаклар.

Быел шәһәрдә шулай ук яңа бассейн пәйда булачак. Аны 29нчы комплекста – 77нче гимназия һәм 19нчы мәктәп арасында төзиләр.

Объектларны КАМАЗның 50 еллыгына багышланган чараларны финанслау кысаларында сафка бастырырга ниятлиләр.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10