ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рөстәм Гатауллин исламнан куркуны киметү ысулларын тәкъдим итте

14 июнь 2019, 10:37 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Рөстәм Гатауллин исламнан куркуны киметү ысулларын тәкъдим итте Рөстәм Гатауллин Ижевск мәчетләренә килгән укучыларга конфет бирүләрен әйтте

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Ижевск үзәк мәчете дини оешмасы рәисе урынбасары Рөстәм Гатауллин мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләренә багышланган дискуссия чыгышында исламга җәлеп итү ысулларын атады. Дискуссия Бөтендөнья дин әһелләре форумы кысаларында оештырылды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Рөстәм Гатауллин әйтүенчә, мәчетләр гыйбадәт кылу, ифтарлар үткәрү, Коръән уку урыны гына булып тора. Ул зур мәчетләрдә экскурсиягә килгән укучылар өчен экспозицияләр, күргәзмәләр оештырырга, буклетлар таратырга, дини китаплар, магнитлар бүләк итәргә кирәк дигән фикердә. "Мәчетләр ислам белән таныштыру урыны булырга тиеш", - диде ул.

Хәзрәт әйтүенчә, мәктәп укучыларын бер көн эчендә чиркәүләргә һәм мәчетләргә экскурсиягә алып киләләр. Алар ике дин йортын чагыштыралар. "Мәчетләрнең әһәмиятле роле - ислам мәдәниятен күрсәтү", - диде ул.

Мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләренә багышланган дискуссиядә Удмуртия, Чувашия, Сургут, Мәскәү, Иваново, Саратов, Башкортстаннан дин әһелләре чыгыш ясады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10