ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Хатыйп Миңнегулов фидакяр хезмәте өчен медаль белән бүләкләнде

14 июнь 2019, 10:31 , Фото: Салават Камалетдинов

Хатыйп Миңнегулов фидакяр хезмәте өчен медаль белән бүләкләнде
Татар галименә медальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов Татар милли мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә фидакяр хезмәте өчен медале белән бүләкләнде. Медальне аңа “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

“Кадерле милләттәшләр, публика – искиткеч! Мөхтәрәм Президенттан бүләк алу – зур дәрәҗә. Мин үземне белгәннән бирле халкыма булдыра алган кадәр хезмәт иттем. Милләтебезнең теле яши икән, милләт үзе дә яшәячәк. Киләчәккә өмет-ышанычыбыз зур”, - дип рәхмәтен белдерде галим.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10