ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Милләтне диннән аерып карау – тамырдан хаталы фикер

14 июнь 2019, 10:58 , Фото: Салават Камалетдинов

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Милләтне диннән аерып карау – тамырдан хаталы фикер Хәзрәт фикеренчә, ислам дине берләштерүче көчкә ия.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин милләтне диннән аерып карауны хаталы фикер булуын әйтте. Бу хакта ул “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.

“Динебез миллилекне кире какмый, әмма аның кайсы беренче, кайсы икенче икәнен аерырга өйрәтә. Әле монда, әле тегендә кешеләр арасында каршы чыгучыларны күзәтәбез. Милләтне аерып карау – хаталы фикер. Ислам чит төбәкләрдә һәм гаиләләрендә сакланган. Димәк, ислам – берләштерү көченә ия”, - ди мөфти.

Мөфти туган телгә мәхәббәтне ислам дине аша формалаштырырга мөмкинлеген әйтте. “Мәчетләр оешмаларның эш урыннары татарларны туплап җыеп торучы үзәк булып тора. Күпмилләтле дөньяда яшәгәнебезне онытырга ярамый. Шул очракта гына исламофобиядән котылып булачак”, - диде ул.

“Бүген халык арасында исламда милләт чагылышына карата капма-каршы фикер яши. Бездә төрле милләтләр, аларның гореф-гадәтләре арасында аерымлыклар бар. Раббыбызның рәхмәте ул. Коръән бөтен мөселманнарга бер-берсе белән дуслыклы мөнәсәбәт урнаштырырга куша”, - дип аңлатты мөфти.

Камил хәзрәт кардәшлекнең төрле булырга мөмкинлеген искәртте. “Бу – бөтен кешелек дөньясының рухи байлыгы. Шуңа без милли үзенчәлекләрне киемдә, ашауда, әдәбиятта, көнкүрештә чагылдырып, дөньяны бизәп торырга тиеш. Бу – үзен татар дип санаган һәркем алдында торган бурыч”, - диде ул.

Камил хәзрәт татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләрен искә төшерде. “Динебездән булмаса да, динне тел, милли гореф-гадәт һәм милли кием сакларга ярдәм итә. Без әхлак, гыйлем хезмәтләре белән халкыбызга үрнәк булырга тиеш”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10