ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәдәният министрлыгы «Татарстанның 1000 энҗесе» республика акциясен игълан итте

14 июнь 2019, 15:14

Чарада Татарстан халкы, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре коллективлары, иҗтимагый оешмалар катнаша ала.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстанның 1000 энҗесе» исемле республика акциясе игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чараның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек, туган якка, кече Ватанга мәхәббәт, уникаль тарихи, мәдәни һәм табигый объектларны саклауга карата игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү, туристлар өчен кызыклы урыннарны ачыклау.

Татарстан Республикасында яшәүчеләр, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре коллективлары, иҗтимагый оешмалар чарага чакырыла.

Акция 1 сентябрьгә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: табигый мирас объектлары; тарихи-мәдәни мирас объектлары; матди булмаган мәдәни мирас объектлары; сәнгать әсәрләре. Эшләрдә табигый, тарихи-мәдәни объектның, матди булмаган мәдәни мирас объектының яки сәнгать әсәренең тасвирламасы булырга тиеш.

  • Материаллар 1000jemchujin_rt@mail.ru электрон адрес буенча, «1000 жемчужин Татарстана» төркемендә (https://vk.com/zhrt100) кабул ителә. Шулай ук оештыручылар, акциянең https://instagram.com/1000zhrt битендә алга таба урнаштыру өчен, Инстаграм социаль челтәрендә #1000жемчужин_рт хештегы белән урнаштырылган постларны сайлап ала. Акция нәтиҗәләре буенча тематик сайт оештырыла, анда иң яхшы эшләр урын алачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10