ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сабада коляскалар парады үткәргәннәр

14 июнь 2019, 23:00 , Фото: saby-rt.ru/news/rayon/kolyaskalar-parady

Сабада коляскалар парады үткәргәннәр Бәйрәмдә ике йөздән артык катнашучы коляскалар, велосипедлар, самокатларны төрле персонажларга әверелдергән.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 12 июнь көнне Сабаның үзәк мәйданында беренче тапкыр зур гаилә чарасы - Россия көненә багышланган "Коляскалар парады" узган. Чын креатив карнавал бәйрәм мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Ике йөздән артык катнашучы балалар коляскаларын, велосипедларны, самокатларны ниндидер яңа, кызыклы һәм гадәти булмаган хәлгә әверелдерү буенча үз идеяләрен тормышка ашырды. Шулай итеп, парадта чын мичкә утырган Емеля, Микки һәм Микки Мауслар катнашты. Аларны берничә гаилә сурәтләгән иде. 
 
Диснейның башка  персонажларын да онытмаганнар: Рапунцель, Винни-Пух аның барлык дуслары һ.б. Ә иң көтелмәгән вариант зур трактор рәвешендәге коляска булды. Бәйрәм чарасы концерт номерлары, күңелле хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10