ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Минтимер Шәймиев башкаруындагы җыр видеосы социаль челтәрләрдә популярлаша бара

14 июнь 2019, 17:13 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Минтимер Шәймиев башкаруындагы җыр видеосы социаль челтәрләрдә популярлаша бара
Татарстанның Беренче Президенты баянга «Эх, алмагачлары» җырын башкарды.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 14 июньдә Instagramда видео пәйда булды. Анда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Эх, алмагачлары» популяр татар композициясен башкара.

Видео кулланучы Ilmir Абзый нигы белән урнаштырылган. Социаль челтәр битендәге мәгълүматларга караганда, ул АКШта эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Тамашачылар шактый җыелган җирдә Татарстанның Беренче Президенты баян аккомпанементына җыр башкарды.

«Тиздән Америкада гастрольләр белән», - дип шәрехләгән басма авторы. Җыр финалында Минтимер Шәймиев елмая, ә кунаклар аны бергәләп алкышлыйлар.

Җыр күңелгә ятышлы булган. Кулланучылар «Афәрин», «Шәп!!!», «Бик шәп җырлый әле», дип хуплап язганнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10