ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты «Полимекс» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

14 июнь 2019, 17:46

Татарстан Президенты «Полимекс» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты Очрашуда катнашучылар Төркия компаниясенең республика территориясендә инвестицион проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» компаниясе Директорлар советы рәисе Эрол Табанджа белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Председателем Совета Директоров «Полимекс» Эролом Табанджа

Очрашуда катнашучылар Төркия компаниясенең республика территориясендә инвестицион проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, алга таба хезмәттәшлек итү перспективаларын карадылар.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан башкаласында «Полимекс» «Казан Палас» кунакханәсен сафка бастырды. Моннан тыш, компания Казан үзәгендә Вахитов калкулыгын төзекләндерү проектында катнаша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10