ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Авзалова исемендәге фестиваль лауреатлары Лос-Анджелеска Сабантуй алып бара

14 июнь 2019, 18:04 , Фото: Салават Камалетдинов

Авзалова исемендәге фестиваль лауреатлары Лос-Анджелеска Сабантуй алып бара Зөлфия Нигъмәтҗанова америкалыларның татар мәдәнияте белән кызыксынуларын әйтте.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова 7-10 августта Әлфия Авзалова исемендәге I халыкара фестиваль-бәйге катнашучыларының Лос-Анджелес шәһәрендә америкалыларга Сабан туй күренешен куячакларын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Без Америка халкына Сабан туеның нинди бәйрәм икәнлеген сөйләячәкбез”, - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова. 22 октябрьдә үткән Әлфия Авзалова исемендәге I халыкара фестиваль-бәйге лауреатлары Сабан туен мини-спектакль форматында күрсәтәчәкләр.

Аның әйтүенчә, америкалылар Татарстан турында күп кенә мәгълүмат җыйганнар. “Америкалылар безгә “Әйдәгез Татарстан Сабан туен күрсәтик”, диделәр. Фестивальнең темасы “We are the world” - без дөнья дигәнне аңлата. Проект "Әлфия" дип исемләнгән. Алар үзләре шулай тәкъдим итте. Хәзер онлайн биюләр өйрәнәләр”, - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль лауреатларының Лос-Анджелеста үткәрәчәк чарасы җырчы исемендәге фонд тарафыннан оештырыла. Әлеге фонд моңа кадәр “Әлфия Авзалова” дигән китап чыгарган, җыр-бию фестивале оештырган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10