ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанда яңа мәчет ачылачак

14 июнь 2019, 21:31

Олы Клыки бистәсендәге мәчет бинасына ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Казанда Совет районының Олы Клыки бистәсендә Хезмәт урамында яңа «Сәлах» мәчете ачыла. Татарстан Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе бинага ярашлылык турында бәяләмә бирде. Бу хакта күзәтчелек органы матбугат хезмәте хәбәр итә.

372,8 квадрат метр мәйданлы ике катлы бина проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килә, диделәр матбугат хезмәтендә.

Яңа мәчеткә аз хәрәкәт итүче мөселманнар да йөри алачак — аның проектында пандуслар каралган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10