ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

«Бердәм Россия» көнендә Мөхәммәтшин Югары Ослан районы предприятиеләрендә булды

14 июнь 2019, 19:28 , Фото: gossov.tatarstan.ru

«Бердәм Россия» көнендә Мөхәммәтшин Югары Ослан районы предприятиеләрендә булды
«Бердәм Россия» көне партия проекты Татарстанда 2004 елдан бирле тормышка ашырыла.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан районында сәнәгать зонасы һәм үзәк район хастаханәсе предприятиеләре эше белән танышты. Чара Югары Ослан районында «Бердәм Россия» көне кысаларында узды. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яр буе Морквашы авылындагы сәнәгать зонасы территориясендә Мөхәммәтшин «Геоник» фәнни-җитештерү фирмасының бораулау җиһазлары цехында, «Искиткеч яр буе» («Дивный берег») ҖЧҖнең балык эшкәртү заводында һәм «Вельветте Марин» катерлары җитештерү предприятиесендә булды.

«Бердәм Россия» көннәре үткәрү вакытында районнарга халыкны медицина тикшерүе уздыру өчен республиканың әйдәп баручы клиникаларыннан табиблар килә. Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә булды һәм әлеге проектка халыкта ихтыяҗ булуына инанды.

Югары Ослан районында партиянең җирле бүлеге конференциясендә «Бердәм Россия» көненә йомгак ясалды.

  • «Бердәм Россия» көне партия проекты Татарстанда 2004 елдан бирле тормышка ашырыла. Аның кысаларында республика районнарында халык белән очрашулар уза, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итүләр һәм башка чаралар үткәрелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10