ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районының Түбән Кәминкә җирлегендә 226 баш сыер асрыйлар

15 июнь 2019, 00:00 , Фото: nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/tbn-kmink-irlegend-syerlarny-kp-asryylar

Чирмешән районының Түбән Кәминкә җирлегендә 226 баш сыер асрыйлар Узган елны биредә халыктан 488 тонна сөт җыелган.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешән районының Түбән Кәминкә җирлегендә сыерларны күп асрыйлар. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Түбән Кәминкә авыл җирлегендә 14 мини-ферма исәпләнә.
 
Узган елны биредә халыктан 488 тонна сөт җыелган. Җирлектә 226 баш савым сыеры бар.
 
Кара Чишмәдә яшәүче Роза һәм Рәсыйх Шәфыйковлар -17, Тәслия белән Саим Мотыйгуллиннар – 11, Түбән Кәминкәдән Миләүшә һәм Габбас Хөснуллиннар 10 баш савым сыеры асрый, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10