ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районының Иске Үтәмеш авыл җирлеге Советы яңа бинага күчә

15 июнь 2019, 05:00 , Фото: nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/iske-tmesh-avyl-irlege-sovety-yaa-binaga-kcherg-tiesh

Чирмешән районының Иске Үтәмеш авыл җирлеге Советы яңа бинага күчә Быел Иске Үтәмештә спорт мәйданчыгы да төзергә планлаштыралар.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешән районының Иске Үтәмеш авыл җирлеге Советы яңа бинага күчәргә әзерләнә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Иске Үтәмеш авыл җирлегендә бүген берничә объектта төзүчеләр эшли.
 
Югары Чегодай авылы буасына капиталь ремонт ясала, ә авыл җирлеге Советы тиздән “өй туе” уздырачак. 
 
Урманасты Үтәмештә “Арендага-торак” программасы нигезендә биш йорт төзелә, биредә яңа мәчет тә булачак . Быел Иске Үтәмештә спорт мәйданчыгы да төзергә планлаштыралар, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10