ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә йортсыз калган хайваннар өчен яңа приют ачарга җыеналар

15 июнь 2019, 06:00

Йортсыз хайваннар моңа кадәр яшәгән участокның хуҗалары аны бушатуны сораган.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").Әлмәт шәһәре башкарма комитеты "Өйгә юл" ярдәм фондына йортсыз калган хайваннар тотарга приют ясау өчен җир бүлеп биргән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
"Без бу хәбәргә бик шат!  Участок әлегә рәсми рәвештә бирелмәгән булса да, аңардан файдаланырга рөхсәт алдык.  Кәгазьләрне якын арада рәсмиләштерергә вәгъдә итәләр. Бу мәсьәләдә Торак - коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе һәм Л. Вәлиев белән хезмәттәшлек итәбез" - дип аңлаттып узды фонд җитәкчесе Фәридә Сибгатуллина.
 
Хайваннар моңа кадәр  яшәгән участокның хуҗалары аны бушатуны сораган булган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10