ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тукай районы хакимияте Сарапулда Сабан туе оештыра

15 июнь 2019, 07:00

Милли бәйрәм Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә бүген үтәчәк.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Бүген, 15 июньдә Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә узачак Сабан туен оештыруда Тукай районы да катнаша. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Делегацияне район башлыгы Фаил Камаев җитәкләячәк. Бәйрәм кунаклары алдында районның сәхнә осталары чыгыш ясаячак, төрле уеннар һәм ярышлар оештырылачак.
 
Мондый мәдәни алмаш республикалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм милли традицияләрне тарихи Ватаннан еракта да саклап калырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10