ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Балык Бистәсе хуҗалыклары “яшел урак”ка төшкән

15 июнь 2019, 08:00

Хәзергә районда 500 тонна печән әзерләнгән, 300 тонна сенаж салынган.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ","Авыл офыклары"). Сабантуйлардан соң Балык Бистәсе районы хужалыклары "яшел урак"ка төшкән. Югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләү терлекчелектә иң мөһим бурыч булып тора. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Хәзер күпьеллык үләннәрнең витаминнарга иң бай вакыты. Шуңа да беренче чабымны кыска срокларда печәнгә җыеп алу мөһим. 
 
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 14854 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән участокларының 1,5 мең гектары чабылган, 500 тонна печән әзерләнгән, 300 тонна сенаж салынган. 
 
“Кама-Агро”, “Кулон-Агро”, "Масловский" җәмгыятьләре, Шәмсетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре азык әзерләүгә аеруча зур оешканлык белән керештеләр. Алар кояшлы көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга омтыла, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10