ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Балтач районының Урта Көшкәт авылында Гырон-быдтонны бәйрәм иткәннәр

15 июнь 2019, 09:00 , Фото: baltaci.ru/

Балтач районының Урта Көшкәт авылында Гырон-быдтонны бәйрәм иткәннәр Гырон-быдтон да нәкъ Сабантуй кебек, язгы кыр эшләре төгәлләнүне бәйрәм итүгә багышлана.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Кичә, 14 июнь көнне Балтач районының Урта Көшкәт авылында Гырон-быдтон бәйрәме узган. Бу хакта район басмасы яза.
 
Гырон-быдтон да нәкъ Сабантуй кебек, язгы кыр эшләре төгәлләнүне бәйрәм итүгә багышлана. Бу бәйрәм 1998 елдан башлап, республика күләмендә зурлап үткәрелә.
 
Шунысын әйтергә кирәк, әлеге чара удмурт халкын гына түгел, барлык милләтләрне берләштерүче бәйрәм ул. Аны районда татары да, рус халкы да бердәм бәйрәм итә, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10