ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рушан хәзрәт Аббясов: Мәчетләрдә татарлар саны аз булуын танырга тиешбез

15 июнь 2019, 11:00 , Фото: Салават Камалетдинов

Рушан хәзрәт Аббясов: Мәчетләрдә татарлар саны аз булуын танырга тиешбез Дин белгече бу мәсьәләне җентекләп тикшерүне максат итеп куярга кирәк дип саный.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов мәчетләргә татар халкы аз йөри дип саный. Бу хакта ул “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.

Рушан хәзрәт Аббясов мәчет һәрвакытта да җәмгыять тормышының үзәге, татар мәдәниятенең туплану урыны булуын искәртте. “Кызганыч, мәчеткә йөрүчеләр арасында татарлар саны аз булу мәсьәләсен танырга һәм аны тикшерүне төп максатыбыз буларак куярга тиешбез”, - диде ул.

“Әлеге мәсьәләгә тиешле игътибар бирмәсәк, безне киләчәгебездән мәхрүм итәчәкләр, алдагы буын мондый хурлыкны гафу итмәс. Бу – авыр мәсьәлә. Һәм аны чишү өчен, вәгазьләрне бары татар телендә генә укуны тану гына җитмәячәк”, - ди хәзрәт.

Рушан хәзрәт татар телен өйрәнү һәм куллану ысулларын дини тәҗрибәдә генә түгел, ә һәрдаим кулланыштагы дәрәҗәсен билгеләү мөһим, дип әйтте. “Шәһәр мәчетләре генә вәгазьләрне татар телендә алып бара башлый икән, бу, нигездә, руханилар эшчәнлегенә каршы куячак”, - диде ул.

“Бүгенге көн чынбарлыгы шундый: без күбесенчә рус теле һ.б. төрле этник халык вәкилләре белән эш итәбез. Һичшиксез, татар теле мөнбәрдән яңгырый ала һәм яңгырарга тиеш тә. Әмма һәрвакыт тыңлаучыларның фикерен исәпкә алып, иң якын вариантны сайлап алырга мөмкин”, - дип сөйләде хәзрәт.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10