ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Дин әһелләре форумына килгән меңләп кеше "Кол Шәриф" мәчетенә җыелып намаз укыды

15 июнь 2019, 10:18 , Фото: ДУМ РТ

Дин әһелләре форумына килгән меңләп кеше Россиянең татар руханилары белән җомга намазын Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләде.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Кичә “Милли тормыш һәм дин” X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучы руханилар җомга намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә укыды. Җомгага алар 1000нән артык җәмәгать булып "Кол Шәриф" мәчетенә җыелды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөфти хәзрәт үз вәгазендә форум делегатлары каршында татар телендә вәгазь сөйләп, өммәт алдында торган мөһим гомумкешелек мәсьәләләрен күтәрде – ул бер-береңне гафу итә белү һәм тәүбә кылу, сөннәт юлыннан тайпылмау, Коръән кушканча чын кардәшләр һәм ирләр булып яшәү.

Вәгазе ахырында мөфти хәзрәт форумда катнашучы делегатларга мөрәҗәгать итеп, сөннәткә ияреп яшәү һәм мәзһәбне саклауның әһәмиятенә тукталды.

“Хәзер дин дошманнары сезгә Коръән генә җитә дип әйтә. Сөннәт вә мәзһәбләр юк диләр. Аннары алар үзлегеннән чыгып аятькә мәгънә бирәләр, тәфсир кылалар. Мәзһәб буенча яшәү – ул сөннәт юлы. Безнең өчен традицион ислам ул – мәзһәбне, әһле сөннәт вәл җәмәгать икътикадын тотып, Коръән һәм сөннәт буенча гамәл кылу. Аллаһы Тәгалә барыбызга да Пәйгамбәребез кушканча яшәүне насыйп әйләсен”, - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10