ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Ростехнадзор башлыгы Казан дары заводында янгын сәбәбен әйтте

15 июнь 2019, 11:14 , Фото: архив

Татарстан Ростехнадзор башлыгы Казан дары заводында янгын сәбәбен әйтте Аварияләрдә төп рольне кеше факторы уйный, дип саный Борис Петров.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). Күптән түгел Казан дары заводында булган янгынның төп сәбәпләре - хезмәткәрләрнең куркынычсызлык таләпләрен үтәмәве. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтенең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров шундый фикер әйтте.

 

«Бу җавапсызлык, әлбәттә. Һәм монда башка бернәрсә дә юк», - диде Борис Петров. Ул искәрткәнчә, предприятиеләрдә янгын куркынычы булган эшләр вакытында махсус наряд бирелә. Соңыннан хәл билгеләнә һәм янгын куркынычы булырдай эшләрне башкаруга чикләүләр куела.

«Янгын белән бәйле эшләр башкарганда, күпмедер этапта алар вакытны кыскартырга карар иткәннәр – хәлне исәпкә алып, рөхсәт итүне тиешенчә рәсмиләштермәгәннәр. Эшләрне файдаланылмый торган бинада үткәргәннәр, анда берни дә юк. Ләкин янәшәдә күрше цехның түбәсе бар. Очкын шунда төшеп, аңа ут капкан. Бу мастер һәм цех җитәкчесе исәпкә алынырга тиешле гап-гади таләпләрне үтәмәү», - диде Петров.

Сәнәгать объектларында һәм предприятиеләрдә аварияләр һәм һәлакәтләрнең төп сәбәпләре турында сөйләгәндә, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгы кеше факторының ролен аерым күрсәтте.

«Беренче чиратта - кеше факторы. Ул күпкә мөһимрәк. Җиһазлар тузу алшарт тудыра, «бомба» ролен уйный. Безнең күпьеллык анализлар нәтиҗәләре буенча, җиһазлар тузу аварияләр килеп чыгуга бик аз сәбәп булып тора», - дип йомгаклады Борис Петров.

  • Интервьюның тулы версиясен «События» порталында укыгыз. Интервьюның видеоверсиясен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы YouTub-каналында күрергә мөмкин булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10