ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары химия һәм тарихтан БДИны яхшырак тапшырган

15 июнь 2019, 14:46 , Фото: Ильнар Тухбатов

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары химия һәм тарихтан БДИны яхшырак тапшырган Минималь чикне узмаган катнашучылар саны якынча 1,5 процентка кимегән.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Быел химия һәм тарих буенча БДИ нәтиҗәләре узган елгыдан бераз югарырак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Химия буенча уртача тест баллы - 1 баллга, тарих буенча – 2,5 баллга артты, диелә бу хәбәрдә.

Быел химия буенча БДИны 89 мең кеше тапшырган, имтиханда катнашучыларның саны 4 меңгә якын. Минималь чикне (36 сынау баллын) узмаган катнашучылар саны якынча 1,5 процентка кимегән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10