ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Кемерово өлкәсе губернаторы Прокопьевск Сабан туена атка атланып килгән

15 июнь 2019, 12:25 , Фото: Ирек Шәрипов

Кемерово өлкәсе губернаторы Прокопьевск Сабан туена атка атланып килгән Халыкка Сабан туена бару һәм кайту уңайлы булсын өчен, шәһәр хакимияте махсус маршрут автобусы булдырган.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёв Прокопьевск шәһәрендә узган Сабан туена атка атланып килгән. Бу хәбәрне һәм видеоны "Татар-информ"га җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев җиткерде. 

Прокопьевск Сабан туе шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында уза. Бирегә регионның 15 районыннан, Алтайдан һәм Татарстаннан кунаклар килгән. Халыкка Сабан туена бару һәм кайту уңайлы булсын өчен, шәһәр хакимияте махсус маршрут автобусы булдырган, диелә Прокопьевск хакимиятенең рәсми хәбәрендә. 

Сергей Цивилев, атка атланып, Сабан туе мәйданын өч тапкыр ураган. "Халыкны сәламләү чыгышында татарларга зур хөрмәт белән мөрәҗәгать итте", - диде Сабан туенда Татарстаннан кунак булган ТР Дәүләт советы депутаты Ирек Шәрипов. Депутат Сабан туеның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. 

Сабан туе программасында, традицион чаралардан тыш, татар һәм башкорт иҗади гаиләләре бәйгесе каралган. Көрәш, ат чабышлары да көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10