ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әлмәт мөхтәсибәте Болгар җыены кунакларын 250 кило бавырсак белән сыйлады

15 июнь 2019, 13:00 , Фото: Лилия Гадельшина

Әлмәт мөхтәсибәте Болгар җыены кунакларын 250 кило бавырсак белән сыйлады Мәчет рәвешендә өелгән татлы ризыкны Әлмәт икмәк заводы пешергән.

(Болгар, 15 июнь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Бүген Спас районында оештырыла торган Изге Болгар җыенына Әлмәт районы мөхтәсибәте 250 килограмм бавырсак пешертеп алып килгән. Татар халкының милли тәм-томы белән җыен кунакларын бушлай сыйладылар.

"Без узган ел да мөхтәсибәт үтенече белән Болгарга бавырсаклар пешереп алып килгән идек. Тик аның күләме быелгысыннан ике-өч тапкыр азрак иде", - диде Әлмәт икмәк заводы директоры Рөстәм Латыйпов "Татар-информ"га.

250 килограмм бавырсакны ике көн пешергәннәр. Аны мәчет рәвешендә өеп куйганнар. "Әлмәттән Болгарга алып килү авыр булмады, ә менә бизәү кыенрак эш икән. Мәчет манарасын чәкчәктән өйдек", - дип сөйләде завод директоры.

Изге Болгар җыены кунакларын бавырсак һәм чәкчәкләр белән сыйлар өчен Әлмәт мөхтәсибәтенә химаячеләр ярдәм иткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10