ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кытай компанияләрен Татарстан субпродуктлары һәм ашлык кызыксындыра

15 июнь 2019, 14:21 , Фото: Татар-информ

Кытай компанияләрен Татарстан субпродуктлары һәм ашлык кызыксындыра
Татарстан вәкилләре Харбин шәһрендә VI Россия-Кытай ЭКСПО күргәзмәсендә катнаша.

(Харбин, 15 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Бүген Кытайның иң эре халыкара күргәзмәләренең берсендә эшкуарларның күпчелеге республикада авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу һәм Татарстанны машина төзелеше продукциясе белән тәэмин итүдә кызыксынды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Кытайда Татарстанның сәүдә вәкиле Евгений Горшков хәбәр итте.

«Күп кешеләр килә, беренче сәгатьләрдә үк егермедән артык компания вәкиле мөрәҗәгать итте. Күпләр авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга тели. Мәсәлән, бер компания вәкиле аларны Татарстанда азык-төлек итеп кулланылмый торган субпродуктлар һәм хайваннарның эчке өлешен күпләп сатып алу кызыксындыра, дип белдерде», - диде Горшков.

Аның сүзләренчә, кайбер эшмәкәрләрне икътисадның төрле өлкәләрендә технологияләр күчерү өлкәсе кызыксындыра. Әмма авыл хуҗалыгы производствосы белән бәйле тема иң мөһиме булды. «Безгә бер компания мөрәҗәгать итте. Ул Татарстанда ашлык сатып алырга планлаштыра, ә алмашка йөк машиналары, комбайннар һәм авыл хуҗалыгы техникасының төрле төрләрен китерергә тәкъдим итә», — дип өстәде Горшков.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Россия эксперт үзәге генераль директоры Андрей Слепнев ачыклаганча, Кытай базарында шулай ук Россиядән кием-салымга, балалар товарларына һәм косметика да зур ихтыяҗ бар.

«Узган ел Россия компанияләренең электрон сәүдә каналлары буенча Кытай базарына уңышлы чыгуы белән билгеләп үтелде. Болар - туклану продуктлары, кием-салым, косметика, балалар өчен товарлар. Россия продукциясенең югары сыйфатлы һәм экологик булуы белән аерылып торуын исәпкә алып, продукциягә ихтыяҗ зур һәм ул даими рәвештә киңәя», - диде Слепнев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10