ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныштагы кадет мәктәбендә хәрби җыен узган

15 июнь 2019, 22:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актаныштагы кадет мәктәбендә хәрби җыен узган Бирегә урта мәктәпләрнең 10 сыйныф егетләре җыелган.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ","Актаныш таңнары"). Егетләрнең армия сафларына хәрби әзерлеген ныгыту максатыннан, Актаныш  районы кадет интернат-мәктәбе базасында биш көнлек хәрби җыен узды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Бирегә урта мәктәпләрнең 10 сыйныф егетләре җыелган. 
 
Тормыш иминлеге нигезләре вакытында алган теоретик белемнәрен алар биредә гамәли яктан ныгытты. 35 сәгатьлек программа нигезендә биредә егетләр спорт төрләре белән шөгыльләнде, маршка басып йөрделәр. Егетләр белән район башлыгы Энгель Фәттахов та очрашты. 
 
"Сез биредә беренче тапкыр армия тормышының нинди икәнлеге белән танышачаксыз. Өч көн нигезендә программада күрсәтелгән барлык сынауларны узарсыз, дип ышанам. Биредә курсантларның булуы да ярдәм булачак", - диде ул. 
 
"Бу бик җитди чара. Мөгаен, һәрберегез дә эченнән генә әлеге сынауларны уза алырмынмы, армия сафларында хезмәт итә алырмынмы дигән сораулар борчыйдыр. Биредә нәкъ менә сезнең физик әзерлек, ныклык сыналачак", – диде район хәрби комиссары җитәкчесе урынбасары Руфат Гайнетдинов.  
 
Егетләр өчен биредә зур тәҗрибә алу мөмкинлеге бар, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10