ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районы Татар Суксу авылында яшәүче Кирам ага Гаязовка 90 яшь тулган

15 июнь 2019, 23:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районы Татар Суксу авылында яшәүче Кирам ага Гаязовка 90 яшь тулган Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын җиткерделәр.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ","Әлки хәбәрләре"). 12 июньдә Әлки районының  Татар Суксу авылында яшәүче Кирам ага Гаязов үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Аны туган көне белән Россия Президенты Владимир Путин тәбрикләде. Юбилярга котлау телеграммасын район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, ветераннар оешмалары район советы рәисе Ришат Хәлиуллин, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин тапшырды.
 
Алар ветеранга исәнлек-саулык, тыныч картлык теләде, бүләкләр белән шатландырды, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10