ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Болгарда дөнья чемпионы Олег Тактаров белән очрашты

15 июнь 2019, 15:12 , Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

Рөстәм Миңнеханов Болгарда дөнья чемпионы Олег Тактаров белән очрашты
Очрашу Болгарда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүгә багышланган Изге Болгар җыенында булды.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар шәһәренә килде. Анда ул актер, телетапшырулар алып баручы, җәмәгать эшлеклесе һәм катнаш көрәш буенча дөнья чемпионы Олег Тактаров белән очрашты.

Татарстан Президенты атаклы спортчының кулын кыскан фотосурәтне Instagram битендә урнаштырды.

«Олег Тактаров - көчле егет», — дип имзалаган сурәтне Рөстәм Миңнеханов.

Болгарда бүген Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итү уңаеннан Изге Болгар җыены уза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10