ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Евразия йөрәге» фестивалендә берьюлы 200дән артык курайчы чыгыш ясаган

15 июнь 2019, 16:50

Курайчылар гимн булган башкорт халык җыры «Урал»ны башкарды.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Уфада «Евразия йөрәге» фестивалендә «Алға, Башкортстан! Алга, Башкортстан!» концерт программасында берьюлы ике йөздән артык курайчы чыгыш ясады. Курайчылар ансамбле беренче тапкыр шундый күп санлы ансамбль туплый алды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башкорт халык уен коралында күмәкләп номер ясау идеясе фестивальне оештыручылардан республиканың 100 еллыгы уңаеннан барлыкка килдгән Курайчылар башкорт халык җыры «Урал»ны башкарган.

«Республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 180 курайчы килде. Аларга Башкорт дәүләт филармониясе, Уфа сәнгать училищесы, Уфа сәнгать институты музыкантлары өстәлде. Барлыгы ике йөз иллеләп башкаручы булды», — дигән республика халык иҗаты үзәгенең бүлек башлыгы Эльвира Әхмәтьянова.

Солистларга-вокалистларга Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге халык уен кораллары милли оркестры кушылып китте.

  • Узган елларда «Евразия йөрәге» Халыкара фестивале кысаларында «Ufa-Курайфест» проекты булды. Ул чакта «UFA-Kuraifest» шоу программасы кысаларында курайны Башкортстан Республикасының территориаль бренды сыйфатында теркәү турында Федераль интеллектуаль милек хезмәте патентын тантаналы рәвештә тапшыру булды. Хәзер таныклык Республика халык иҗаты үзәгендә саклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10