ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә төзеләчәк корабны “Чечня” дип атарга тәкъдим итте

15 июнь 2019, 16:34 , Фото: Михаил Захаров, tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә төзеләчәк корабны “Чечня” дип атарга тәкъдим итте Татарстан Президенты әлеге фикерне Болгарда мөселман дин әһелләре белән очрашуда әйтте.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ", Марат Ишкилдин). Бүген Изге Болгар җыенында мөселман дин әһелләре белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә төзеләчәк кече ракета корабларының берсен Чечен Республикасы исеме белән атарга тәкъдим итте.

"Дагыстан”, “Татарстан” һәм “Ингушетия” бар. Әлегә “Чечня” корабы юк, әмма ул булачак”, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты хәрби корабларны төбәкләр хөрмәтенә атау идеясен хуплады. “Ингушетия” корабле Яшел Үзәндә төзелде, әмма, кызганыч, мин анда була лмадым, ләкин мәгълүмати кырда барысы да бик матур булды”, — дип өстәде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10