ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә Салагыш мәктәп лагерына йөрүчеләр тарихи урыннарга сәяхәт кылган

16 июнь 2019, 09:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә Салагыш мәктәп лагерына йөрүчеләр тарихи урыннарга сәяхәт кылган Балалар авылның Упкын күл, Аккошлар күле, Рәфыйк күпере дигән урыннарына барып, аларның ни өчен шулай аталганын өйрәнгән.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы Салагыш авылы мәктәбенә лагерьга йөрүчеләр авылның тарихи урыннарына сәяхәт кылган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.  
 
Салагыш мәктәбе каршында эшләүче “Ал җилкәннәр“ лагерена 15 бала йөри.
 
Укытучылар  Флүрә Нуриева, Диләрә Гафурова, Индира Миндибаева, Фәридә Кузина, Раилә Тимофеева балалар өчен бик матур чаралар уздыра. 
 
Ялның бер көнен алар Салагыш авылының истәлекле, тарихи урыннарына сәяхәткә багышлаган. Авылның Упкын күл, Аккошлар күле, Рәфыйк күпере дигән урыннарына барып, аларның ни өчен шулай аталганын белгәннәр. Биредә алар өчен ярышлар оештырылган. Балалар чәчәк бәйләмнәре җыйганнар.
 
Күңелле сәяхәттән кайткач пешекчеләр Ләйсән Гарифуллина һәм Гөлзирә Закирова балаларны кайнар,тәмле ашлар белән сыйлаган, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10