ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апаста махсус комиссия җәйге лагерьлар эшчәнлеге белән танышты

16 июнь 2019, 03:00 , Фото: apastovo.ru

Апаста махсус комиссия җәйге лагерьлар эшчәнлеге белән танышты Хәзергә районда барлыгы 19 мәктәп яны лагерьларында ике йөз бала ял итә.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Йолдыз"). Апаста махсус комиссия җәйге лагерьлар эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Бүгенге көндә районда барлыгы 19 мәктәп яны лагерьларында ике йөз бала ял итә. Дүрт лагерьда балалар үзләренең җәйге ялларын хезмәт белән бәйләп үткәрә. Алар мәктәп бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерү нечкәлекләрен өйрәнә, хезмәт күнегүләре үтә.
 
 
 “Зөя“ ял һәм сәламәтләндерү Үзәгендә беренче сменада 231 бала ял итә. Биредә Апас районыннан 56 бала һәм Казан, Алабуга шәһәрләреннән, тирә-күрше районнардан килгән балалар сәламәтлекләрен ныгытып, җәйге ялларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрә. 
 
13 июньдә Үзәктә “Яшь десантчы“ палаткалы лагерь ачылды. Биредә 7 районнан балалар бер атна дәвамында ял итәчәк. Алар өчен төрле спорт чаралары, концертлар, дискотекалар, хәрби күнекмәләр оештырыла. 
 
Балаларның ялын файдалы, имин, мавыктыргыч итеп оештыру һәм үткәрү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бу уңайдан район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров рәислегендәге махсус комиссия Каратун, Дәүләки, Урта Балтай, Дәвеш мәктәп яны лагерьларында һәм “Зөя“ ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә булып кайтты.
 
Комиссия әгъзалары территориядәге спорт, уен мәйданчыклары, ашханә эше белән таныштылар. Һәр нәрсә җентекләп тикшерелде. Шулай ук ял итүче балалар белән дә әңгәмә корылды, аларның фикерләре тыңланды, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10