ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апаста Айболит сыны янәшәсендә яңа скульптура куелачак

16 июнь 2019, 08:00 , Фото: apastovo.ru

Апаста Айболит сыны янәшәсендә яңа скульптура куелачак Район эчке эшләр бүлеге каршысында да һәйкәлләр комплексы ясау планлаштырыла.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас район ветеринария идарәсе каршысына моннан 2 ел элек куелган Айболит сыны янәшәсендә тагын бер кызыклы скульптура урнаштырачаклар. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Үзәк парктагы ат сыны, Апас музеендагы тере тиен, балыклар да район мал табиблары иганәчелегендә куелган иде.
 
Сын дигәннән, тиздән район эчке эшләр бүлеге каршысында да һәйкәлләр комплексы пәйда булачак, аны урнаштыру өчен махсус мәйданчык инде әзерләнде, бирегә үк матур брусчатка да түшәлде, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10