ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Май аенда Әтнәдә малайлар күбрәк туган

16 июнь 2019, 06:00

Ел башыннан саннарга күз салсак, районда барлыгы утыз өч бала дөньяга килгән.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Әтнә таңы"). ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, май аенда Әтнә районында дөньяга килгән унбер сабый теркәлгән. Җиде малай һәм дүрт кызның  икесе – гаиләдә беренче, алтысы – икенче, өчесе – өченче бала булып туган. Бу хакта район басмасы яза.
 
Шул ук вакытта ун кеше бакыйлыкка күчкән. Аларның бишесе – ир-ат, бишесе – хатын-кыз. Язылышучы парлар булмаган, бу Рамазан ае белән бәйле, күрәсең. Бер пар аерылышкан.
 
Ел башыннан саннарга күз салсак, районда барлыгы утыз өч бала туган. Үлүчеләр саны күбрәк – барлыгы алтмыш биш кеше якты дөнья белән хушлашкан. Уналты пар яңа гаилә корган, шул ук вакытта сигез пар аерылышкан, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10