ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан медицина туризмы өчен иң яхшы шәһәрләр исемлегенә керде

16 июнь 2019, 11:38 , Фото: Рамиль Гали/архив

Казан медицина туризмы өчен иң яхшы шәһәрләр исемлегенә керде Рейтинг Интернетта уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча төзелгән.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Россия халкы фикере буенча Казан медицина туризмы өчен иң яхшы шәһәрләр исемлегенә кергән. Бу хакта “ТурСтат” агентлыгы хәбәр итә.

Россия халкы медицина туризмы өчен ил эчендә күпчелек Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан һәм Новосибирск шәһәрләрен, ә чит илдә Тель-Авив һәм Берлинны сайлый.

Татарстан башкаласын медицина туризмы өчен иң яхшысы дип 10 процент кеше санаган. Тель-Авивны - 27, Санкт-Петербургны – 20, Мәскәүне – 16, Берлин һәм Новосибирскины – 8 процент кеше атаган.

Рейтинг дәвалану һәм медицина хезмәте алу өчен иң яхшы шәһәр дигән интернет-сораштыру нәтиҗәләре буенча төзелде, - диелә хәбәрдә.

  • Казан иң кызыклы музейлар булган шәһәрләр унлыгына керде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10