ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Георгий Ибушев Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булды

16 июнь 2019, 15:20 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Георгий Ибушев Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булды Җырчы мактаулы исемгә сәнгатькә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булган.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Ләйсән Вәлиева). 2019 елның 13 июнендә Россия Президенты Владимир Путин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солист-вокалисты Георгий Ибушевка «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирү турындагы Указга кул куйды.

Җырчы мактаулы исемгә сәнгатькә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булган.

Георгий Ибушев 1991 елда Татарстанның атказанган артисты, ә 2000 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек була. 2007 елда аның татар телендә “Рәхмәт сиңа, җыр” китабы дөнья күрде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10