ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тукай районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабан туе үткәрелгән

16 июнь 2019, 22:00

Бәйрәм чарасында 110 бала, шул исәптән 50 инвалид бала катнашкан.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Якты юл"). Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район мәдәният бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй үткәрде. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Бәйрәм чарасында 110 бала, шул исәптән 50 инвалид бала катнашты. 
 
Төрле авыл җирлекләреннән килгән яшь талантлар, балалар иҗат коллективлары үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән беркемне дә битараф калдырмады. 
 
Оештыручылар мәйданга килүчеләрне уеннарда катнаштырып, бүләкләр бирде, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10