ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешәннең элеккеге Серебряный Ключ бистәсе халкы авылдашлар очрашуы үткәрә

16 июнь 2019, 19:00 , Фото: nashcheremshan.ru/news/beznen-yaktashlar/chirmeshn-rayonyny-elekkege-serebryanyy-klyuch-poselogynda-yashchelr-avyldashlar-ochrashuy-tkrerg-yena

Чирмешәннең элеккеге Серебряный Ключ бистәсе халкы авылдашлар очрашуы үткәрә Заманында әлеге авыл ике урамлы булган, клубы, башлангыч мәктәбе эшләгән.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Безнең Чирмешән"). Чирмешән районының Иске Элмәле авылы янындарак урнашкан, узган гасырның 80 нче еллар ахырында юкка чыккан Серебрянный Ключ бистәсендә яшәгән халык очрашу үткәрерә. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Заманында әлеге авыл ике урамлы булган, клубы, башлангыч мәктәбе эшләгән. Соңрак халык нигездә Әлмәт шәһәренә, Иске Элмәле авылына күченгән.
 
Шушы авылдашлар Троица бәйрәме алдыннан, төш вакытларында очрашу-бәйрәм үткәреп хатирәләрен яңартмакчы, мәрхүмнәрне искә алмакчы, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10