ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзәннең Полукамушки бистәсендә чыккан чираттагы янгын видеога эләккән

16 июнь 2019, 17:02 , Фото: Александра Давыдова

Яшел Үзәннең Полукамушки бистәсендә чыккан чираттагы янгын видеога эләккән Янгынчылар кешеләр яшәми торган йорттагы ут белән көрәшә.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Яшел Үзәннең Полукамушки бистәсендә тагын бер йорт янган. Фаҗига урында төшерелгән кадрларны агентлыкка шаһитләр тәкъдим итте.

Видеода күренгәнчә, кеше яшәми торган ике катлы йортларның берсе янган. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Төгәл мәгълүмат ачыклана.

  • Май ахырында булган янгын әлеге райондагы ике йортны юкка чыгарды. Берничә көннән соң Карл Маркс урамында тагын бер йортта янгын чыкты. Ә 2 июньдә Кызыл тыкрыктагы 16 нчы һәм 14 нчы йортлар янды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10