ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмараның Лубян урман-техник көллиятендә туристлар җыены узган

17 июнь 2019, 06:00 , Фото: kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/foto-lubyanda-turistlyk-slety-tkrelde

Кукмараның Лубян урман-техник көллиятендә туристлар җыены узган Турслетта катнашучылар җирлектә спорт ориентирлашу күнекмәләрен күрсәттеләр һәм контроль-туристик маршрутны узу буенча ярышкан.
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ","Хезмәт даны"). Кукмараның Лубян урман-техник көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре арасында ел саен үткәрелә торган туристлык җыен узды. Әлеге чара Россия көненә багышланган иде. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Турслетта катнашучылар җирлектә спорт ориентирлашу күнекмәләрен күрсәттеләр һәм контроль-туристик маршрутны узу буенча ярышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга - 21 нче, икенче урынга – 31 нче, өченче урынга 11 нче урман хуҗалыгы төркемнәре лаек булды. 
 
Иң яхшы җыр өчен - 13 нче, иң яхшы бивуак оештыру өчен 33 нче бакча-парк төркеме студентлары бүләкләнде. Турслетның иң яхшы пешекчесе дип, 23 нче бакча-парк төркеме студенты Роза Уланова танылды. 
 
Көллият хезмәткәрләре арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: урман бүлеге - беренче, икътисад һәм бухгалтерия бүлеге – икенче, ә укытучылар командасы өченче урында.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10